Нәтиҗәләр саны: 10934000 (18841306), эзләү 0.300 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Инде күл дә тулып ташыган чакта суны Актай елгасына агызырга тирән канау да казып куелган иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  2. Тик менә хәзер үз вакытында карап, күзәтеп, төзәтеп торучы ир-ат булмаганга, аның ярлары ишелеп, бик саеккан, урыны белән бөтенләй күмелеп беткән иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  3. Шуңа күрә күл тулып ташыганда су белән актарылып, агып килгән кызыл балчык бәрәңге бакчаларын басып китә, ә аннары кояш астында ул балчык таш булып ката иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  4. Моннан соң анда нинди бәрәңге үссен инде? Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  5. ә бәрәңге бит авыл халкының төп ризыгы иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  6. Шуңа күрә көчле яңгыр килсә, авыл халкы, ышыкланып тормыйча, тизрәк көрәк-сәнәк алып урамга ашыга, шаулап агып төшкән суны күлгә, бакчалардан читкә борырга тырыша иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  7. Бу юлы яңгыр көтмәгәндә килде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  8. Ерганаклар ярларын ашап, балчыкка туенып, су авылга ыргылды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  9. Күл күзгә күренеп тула башлады. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  10. Ул ташыса, су инде бакчаларга үтеп, алар- 89 ны балчык басасы көн кебек ачык иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар